Татарские поздравления на свадьбу

Татарские поздравления на свадьбу
moor

Регистрация: 12.10.2022
Цитировать выделенное
Бугенге кен исегездэ калсын

Бугенге кен исегездэ калсын
Сою нуры булып,
Гомер юлыгызда кабатлансын
Сою жыры булып!
Мэхэббэтнен Гомере озын булсын,
Чит-ятларга тэрэз ачмагыз,
Бер-берегезгэ булган назлы хисне
Гомерегез буе саклагыз!

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә барыгыз.
Бетмәс куанычлар килсен сезгә,
Күтәренке булсын күңелегез.
Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән
Үтсен иде килер көнегез.

Олы юлга Сез чыгасыз бүген

Олы юлга Сез чыгасыз бүген,
Бергә кушып ике йөрәкне.
Юл алдыннан әйтик Сезгә
Чын күңелдән изге теләкне.
Без телибез чын күңелдән Сезгә
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирәк булыгыз!

Яшь парларга бәхет яусын

Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.
Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.
Профиль | Сообщений: 41 | Дата создания: 02.02.2023 21:39:28

Авторизация
Логин: Пароль: